Сагынып искә алдык

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы өч дистә елга якын үзенең җитәкчесе булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты  Роберт Шәйхел улы Шәймәрдановны искә алу кичәсен уздырды. Туган көне 23 гыйнварда, 60 яшьлек юбилее , берничә көннән матур бенефис үтәсе иде, кызганычка каршы, тормыш бу планннарга катгый үзгәреш кертте.

…Әйтерсең, һаман үзебезнең арада – театр фойесындагы фотокүргәзмәдән, кичә барышында экраннан мыек астыннан елмаеп карап тора Роберт Шәйхелович. Шулай булмыйча мөмкин түгел, нинди зур эшләр башкарып китте ул фани дөньяда! 1985 елдан алып 15 ел хәрабәләр астында яткан театр бинасын төзекләндереп, 1999 елда Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең үзе катнашында тантаналы төстә аны ачу; Минзәлә театрына аңа нигез салучысы, оештыручысы Сабир Өметбаевның исемен бирдерү, театр каршындагы скверга аның бюстын куйдыру,Өметбаев исемендәге премия булдыру, Минзәлә шәһәренең яңа урамнарына артистларның исемнәрен бирдерү һәм башка бик күп изге гамәлләр – болар барысы да кызыл җеп булып кичә буена барды.

Театр директоры Илнур Гайниев:  “ Ахирәткә китәргә бер атна алдан Роберт абый театрга килде. 23 гыйнвардагы юбилеен беләбез, көтәбез. Роберт абый бик туры ,дөрес, конкрет кеше булса да, ул бик тыйнак иде. “Юк, кирәкми, мин бит инде театрда эшләмим, юбилейны уздырмыйк, җыйнаграк кына, тыйнак кына уздырыйк, диде. Мин әйтәм, юк, 28 ел гомер тикмәгә үткән вакыт түгел, күпме хезмәт, күпме көч куелган! Театрда күрешеп, рәхәтләнеп соңгы сөйләшү шушы булды. Алдым ак кәгазь,  капма- каршы утырып,елмаешып 28 гыйнварга юбилей кичәсен билгеләдек, шимбә көн, туганнар, балалар кайтырга уңайлы булсын, диде һәм фамилияләр яза башладык, байтак кына кеше җыелды. Һәрбер фамилиягә тукталып, Роберт абый өч – дүрт минутлык комментарий биреп барды. Соңыннан Гөлфәния апа (хатыны) сөйләде – ул шушы списокның ксерокопиясен кызлардан сорап алып, өйдә әйбәтләп  шкафка алып куйган. Бу чара берегездән дә жәлләтү, елап утыру максатыннан оештырылмады. Киресенчә, Роберт абый эшләгән эшләргә сокланып,аның татар театр сәнгате тарихына керткән зур өлешен тагын бер тапкыр тамашачыларның  исенә төшерәсе килгән теләктә без. Татар театры тарихында тирән эз калдырган кешедән соң  япь – яшь килеш килеп, Роберт абыйның юнәлешен алып бару миңа җиңелләрдән түгел. Ике ел элек лаеклы ялга китсә дә, һәрвакыт безнең белән булды, безнең һәрбер башлангычларыбызда канат булды. Аның 28 ел дәвамында булган хезмәтендә, менә хәзер минем артымда басып торган кебек, ышанычлы коллективы нык аякта, зур канат булып аны этәрде. Ә ул үзе гел алда булды..”

Роберт Шәйхеловичны искә алу кичәсе Минзәләдә, икенче көнне аның туган ягы Мөслимдә булды. Г.Камал исемендәге академия театры, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры , А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы театры директорлары һәм артистлары, Минзәлә , Мөслим районы хакимияте вәкилләре, балалары, туганнары, күпсанлы тамашачылар җыелды бу чараларга. Мөслимгә барышлый туган авылы Тат.Шуранда коллектив белән каберенә чардуган, чәчәкләр куелды. Минзәлә театрына чиксез бирелгән олуг шәхесне коллектив лаеклы һәм тиешле дәрәҗәдә зурлады. Роберт Шәйхел улы Шәймәрдановның эше дәвам итә, һәрберебезнең күңелендә аның үз урыны бар. Алга таба ул эшләгән дәвер театр белгечләре тарафыннан фәнни өйрәнелер, вакыт үткән саен хезмәтенең бәясе тагын да артыр.

                                                                                                       Нурсибә Адиева,

                                                                                   театрның әдәби бүлеге мөдире