Сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!!

Хөрмәтле Зилия һәм Ильяс!

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез. Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!
Бәби туды, нинди шатлык бүген.

Җиткерәбез ихлас теләкне

Ак биләүгә салган нарасыйга

Бәхет булсын иң зур бүләге.

Ике канат булсын иңнәрендә

Әти белән газиз әнисе.

Кояш кебек балкып торсын йөзе,

Саулык бирсен таза гәүдәсе.

Бүген әле сабый. Киләчәктә

Өметләрне сезнең акласын

Гадәтләрне өнәп, күркәм эшегез белән

Олы тормыш юлын атласын.

Иң изге теләкләр белән, театр коллективы