Сабир Өметбаевка -115 яшь

15 октябрьдә Минзәлә театрына нигез салучы Өметбаев Сабир Гаделҗан улының туган көне (15.10.1908 – 18.05.1982 еллар) – аңа 115 яшь булыр иде. Традиция буенча Театр скверында, Сабир Өметбаев бюсты янында, театр коллективы җыелды. Чарада баш режиссер Булат Бәдриев һәм Татарстан Республикасының халык артисты Венера Нигъмәтуллина чыгыш ясады, театр коллективы театрга нигез салучы бюстына чәчәкләр салды.

 

Шулай ук Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның туган авылында — Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында данлыклы якташлары истәлегенә багышланган чаралар узды.