Сабир Өметбаев

Сугыш башлану белән 33 яшьлек Сабир Өметбаев  Тын океан флотына алына. Владивосток шәһәренә бару белән ул хәрби корабльгә , зур кәраваннарны саклый торган чик сакчылары командасына билгеләнә. Панфиловчыларның :” Башка чигенер урыныбыз юк, артыбызда – Мәскәү!” дигән лозунгына хәрби диңгезчеләр тап төшерми. Алар арасында пулеметчылар взводының командиры, Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Өметбаев та була. Лейтенант С.Өметбаевны авыр сугыш юллары Мәскәүдән башлап, фашист Германиясе җиренә кадәр алып бара. Икенче һәм Өченче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда Сабир Өметбаев Минзәлә театрына әйләнеп кайта.