Сәхнә арты серләре

Сәхнә арты серләре һәркемне үзенә тартып тора – пәрдә артында ниләр бар соң анда? Минзәлә театры коллективы “Сәхнә арты” – «Закулисье» дип аталган зур программа әзерләде. Беренче булып килгән тамашачыларыбыз – “Гимназия”, шәһәрнең №1, №2 мәктәпләрендә укучылар кызыксынып карап канәгать калдылар. Пушкинская карта буенча билет алып килгән 8, 9 сыйныф укучылары арасында театр сәнгате белән кызыксынучылар, алга таба шушы юнәлештә профессия алырга теләүчеләр бар.