Сәхнә арты серләре

Сентябрь аенда беренче тапкыр  безнең театрда «Сәхнә арты серләре» дип исемләнгән чара узды. Театрга Минзәлә шәһәре Гимнзиясының Ленар Миннемуллин җитәкчелегендә театр түгәрәгенә йорүче укучылары  килде. «Сәхнә арты серләре» — театр буйлап экскурсия. Без спектакльгә әзерлек барышын, цехларның эшен,  режиссерның сәхнәдә спектакль өстендә эшләвен күрсәтәбез.  Балалар театрның бөтен эшчәнлеген карап кына калмадылар, ә октябрь аенда булачак Премьера-З.Бигиевның «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә » спектакльленең  декорациясен ясауда да катнаштылар.