Сәхнә арты серләре

28 май көнне безнең театрда «Сәхнә арты серләре» дип исемләнгән чара узды. Театрга Яр Чаллы шәһәренең 33 мәктәбе укучылары килде. «Сәхнә арты серләре» — театр буйлап экскурсия. Без спектакльгә әзерлек барышын, цехларның эшен,  режиссерның сәхнәдә спектакль өстендә эшләвен күрсәтәбез.  Балалар театрның бөтен эшчәнлеген карап кына калмадылар, ә июнь аенда булачак премьера-Тәүфыйк әл Хәкимнең «Булмас димә» спектакльленең  декорациясен ясауда да катнаштылар.