«Россиянең нефть-газ химиясе шәһәрләре театры атналыгы»

27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә «Россиянең нефть-газ химиясе шәһәрләре театры атналыгы» фестивале уза. Көн саен шәһәрнең берничә мәйданчыгында Мәскәү, Уфа, Түбән Новгород, Түбән Кама, Пермьнең танылган театрлары спектакльләре күрсәтеләчәк. Фестивальнең кунаклары шулай ук Екатеринбург, Бөгелмә һәм Минзәлә театрлары булачак.

31 мартта Халык иҗаты йортында Минзәлә театры үз спектакльләрен күрсәтәчәк:

11.00 сәг.   И.Закиров «Онытмаска иде үткәнне»  12+

Билетлар: https://bileton.ru/events/onytmaska-ide-tk-nne-pomnit-ili-zabyt-86534

18.30 сәг.  И.Зәйниев «Ситса туй» 12+

Билетлар: https://bileton.ru/events/sitsa-tuy-sitcevaya-svadba-86535