Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале

Атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов исемен мәңгеләштерү максатыннан С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе «Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале»н уздыру турында карар кабул итте. Быел фестиваль беренче тапкыр үткәрелә һәм анда якындагы биш район: Актаныш, Мөслим, Тукай, Сарман һәм Минзәлә районнары катнаша.

24 һәм 25 апрельдә «Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале»нең йомгаклау этабы узачак. Бу көннәрдә Минзәлә театры сәхнәсендә финалга чыккан коллективлар чыгыш ясаячак.