Республика иҗат лабораториясе

Бүген С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында «Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре» республика иҗат лабораториясе уза. Лабораториядә Әгерҗе, Чистай, Зәй, Әлмәт, Минзәлә, районнарыннан килгән мәдәният йортлары вәкилләре катнаша. Лаборатория вакытында катнашучылар И.Закировның «Онытмаска иде үткәнне» спектаклен карыйлар, лекцияләрдә, мастер-классларда катнашалар.

Катнашучыларның фикерләре: https://vk.com/wall-206902542_1538