Республика фестиваленең муниципаль этабы

Балалар һәм яшүсмерләр Республика фестиваленең муниципаль этабында сайлау чараларында театрның әдәби бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева, Татарстанның атказанган артисткасы Динара Акматова, артист Рөстәм Зиннуров катнашты. Гасырга якын тарихлы театр яшәгән җирлектә бүгенге көндә шулкадәр мәктәп, балалар бакчалары театр коллективлары оешуы куанычлы хәл. Аеруча уңышлы куелыштагы спектакльләрдән өзекләр өченче – зона этабына үтте.