Репетицияләр башланды

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” комедиясен сәхнәгә куярга режиссер Илсур Казакбаев килде. Рәссамы – Чулпан Азаматова, композиторы – Эльмир Низамов, җыр текстлары Резеда Гобәеваныкы. Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль программасы кысаларында чыгарыла. “Шулай булды шул” комедиясе 2003 -2008 елларда Камал театры репертуарында барды.