«Президент грантлары фонды»

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры «Чикләрсез театр” проектын тормышка ашыру эшен дәвам итеп “Кызыксынучан фил баласы” спектакле режиссеры Д.М.Самерханов Минзәлә муниципаль районында Татарстан Республикасы  халыкны эш  белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  җитәкчеләре белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу барышында Минзәлә районында инвалид баланың өендә спектакльләр күрсәтүне оештыру буенча уртак эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Чикләрсез театр» проекты «Лотос» АКБО белән «Президент грантлары фонды» финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.