«Президент грантлары фонды»

Р.Киплинг әкияте  буенча «Кызыксынучан фил баласы» («Любопытный слоненок») спектакленең репетицияләре белән бергә театрда декорацияләр һәм реквизитлар әзерләү, шулай ук артистлар өчен костюмнар тегү буенча эш кайный. Декорацияләр һәм реквизитлар өчен  тукымалар бик йомшак. Бу тамашачы бала, теләге булса, артистлар белән бергә безнең спектакльдә уйный алсын өчен эшләнде. Спектакльне кую «Президент грантлары фонды» ярдәмендә тормышка ашырыла.