«Президент грантлары фонды»

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар театрында «Чикләрсез театр» (“Театр без границ”) проектын гамәлгә ашыру буенча иң кызыклы һәм мавыктыргыч этапларның берсе бара, ул «Лотос» оешмасы  белән берлектә «Президент грантлары фонды» ярдәмендә тормышка ашырыла. Театр артистлары өчен формасы буенча яңа булган спектакль өстендә  репетициялар бара. Р.Киплинг әкияте  буенча «Кызыксынучан фил баласы» («Любопытный слоненок») спектакле  балаларны үзләрен яратырга, чын дуслыкның кадерен белергә һәм беркайчан да өметсезлеккә бирелмәскә өйрәтәчәк. Спектакль өй шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга күрсәтү өчен җайлаштырылган. Бу фактор спектакльнең сәнгать һәм пластик композициясен ясаганда исәпкә алына. Репетицияләр башланыр алдыннан актерлар һәм сәхнәгә кую төркеме педагог-психологның  курсын тыңладылар.