«Президент грантлары фонды»

Яңа ел каникуллары тәмамланды һәм без  Р.Киплинг әкияте  буенча «Кызыксынучан фил баласы» («Любопытный слоненок») спектаклен чыгару буенча мавыктыргыч эшебезне дәвам итәбез.

Бүген спектакльнең рәссамы, «Әкият» дәүләт татар курчак театрының баш рәссамы С.Н.Рябинин  һәм С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының рәссам-модельеры Т.И.Петрова, шулай ук режиссер куючы Д.М. Самерханов катнашында бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле онлайн очрашу узды. Онлайн-киңәшмә вакытында спектакль форматының үзенчәлекләрен  исәпкә алып, костюмнар әзерләү турында фикер алыштылар.

Спектакль «Чикләрсез театр» (“Театр без границ”) проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Президент грантлары фонды» ярдәме белән тормышка ашырыла.