«Президент грантлары фонды»

«Чикләрсез театр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында спектакльләр чыгару буенча эш дәвам итә. Спектакльләрне музыкаль бизәү өчен кичә музыка җиһазлары сатып алынды — ул аккустик портатив колонка һәм ноутбук. Әлеге җиһазның мөһим үзенчәлеге бернинди чыбыкларның һәм тоташуларның булмавы, өй шартларында ятып торучы инвалид балалар өчен спектакльне мөмкин кадәр уңайлы итеп уйнарга мөмкинлек бирәчәк. «Чикләрсез театр» проектын С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, коммерцияле булмаган «Лотос» оешмасы «Президент грантлары Фонды» ярдәме тарафыннан гамәлгә ашырыла.