«Президент грантлары фонды»

«Чикләрсез театр» проектын тормышка ашыру кысаларында С. Өметбаева исемендәге Минзәлә татар дәүләт  драма театры  Р.Киплинг әкияте  буенча «Кызыксынучан фил баласы» («Любопытный слоненок»)  спектаклен куярга планлаштыра. Спектакль өй шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга күрсәтү өчен җайлаштырылган. Куючы рәссам С. Н.Рябинин бүген булачак спектакльгә берничә эскиз тәкъдим итте. Проект «Президент грантлары фонды» финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.