Премьерага әзерлек бара

С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Булат Бәдриев Тәүфикъ әл Хәкимнең “Булмас димә…” (“Еда для всех”) фантастик комедиясен ике состав белән чыгара. Рәссамы – Сергей Рябинин, ут кую буенча рәссам – Денис Иванов. Агымдагы елның июнь башында булачак премьерага әзерлек эшләре кайный.