ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН!

Минзәлә театрының Кече залында «Өмет» балалар театр студиясе әзерләгән «Морозко» спектакленең премьерасы булды.
Балалар үзләренең ихласлыгы, осталыгы һәм оригинальлеге белән залны яуладылар.
Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев балаларга рәхмәт белдерде :
— Премьера белән! Сезне дә, безне дә! Балалар театр төркеме ачылганга бер елдан артык вакыт үтеп китте. Узган сезонда да без искиткеч спектакль карадык. Ә быел төркемдә балалар да күбрәк җыелды. Без сезгә бары тик иң яхшы һәм иҗади уңышлар гына телибез. Хәзер сезнең белән сөйләм теле буенча педагог Аделя Мөнасыйпова, балетмейстер-куючы Илгизә Хәсәнова һәм режиссер Дамир Сәмерханов шөгыльләнә. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз.
Яңа ел алдыннан Кыш бабай да яшь артистларны бүләксез калдырмады. Профессиональ театр гримы иҗат төркеменең һәр баласына бирелде.

Фото альбом «ВКонтакте «»Минзәлә театры» сылтама буенча карагыз: https://vk.com/album-218309817_299397015