Премьера белән, дуслар!

13 ноябрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Ч.Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «ҖӘМИЛӘ» спектакленең премьерасы узды. Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Режиссер – Тимур Кулов
Рәссам – РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов
Пластика буенча режиссер – Алинә Мостаева.