Олуг артистлар истәлегенә

14 октябрьдә,театрыбызның 85 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Минзәлә шәһәренең Изыскательләр урамы 3/3 йортка Татарстанның халык артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевләргә, Кадомцевых урамы,89 йортка Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллинга  мемориаль такталар куелды.

Мемориаль такталарны тантаналы төстә ачуда театр коллективы,район мәдәният бүлеге җитәкчесе Р. М.Галиева катнашты. Театр директоры Илнур Гайниев алып барган чараларда театрның баш режиссеры Булат Бәдриев,Татарстанның халык артистлары Венера Нигмәтуллина, Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллин, Татарстанның атказанган артисты Раушания Галиуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева, артистлар Ринат Бәдретдинов, Ильяс Закиров истәлекләр сөйләде, хатирәләр белән уртаклашты. Йомгаклау сүзе итеп Илүсә апа белән Фәез абый Бәдриевләрнең улы Булат Бәдриев, Рөстәм абый Муллинның тормыш иптәше Рәзилә ханым Муллина театр коллективына зур рәхмәтләрен җиткерде.