Нәтиҗәләр бәйрәме

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры , күп еллар дәвамында килгән традиция буенча, Яңа ел алдыннан уку алдынгыларын, спорта, олимпиадаларда җиңүче мәктәп балаларын үзенең бинасында каршы алды. Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф.Салахов тырыш, өметле укучыларны котлап, аларга яңа уңышлар теләде . Минзәлә районында алдынгы укучылар саны шактый. Театрда алар бәйрәм концерты һәм “Карлы джунглилар”(режиссеры Булат Бәдриев) яңа ел әкиятен карадылар

Видео Мензеля-информ сайтыннан алынды