«Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале Минзәлә театрында старт алды!

Быел унөченче тапкыр үткәрелүче “Һөнәр” яшь режиссура фестивале тарихында беренче тапкыр фестивальнең кураторы Нияз Игъламов җитәкчелегендә бер төркем театр тәнкыйтьчеләре, фестивальне оештыручы Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов һәм артистлары Минзәлә театрына махсус килеп Ф.М.Достоевский әсәре буенча куелган “Җинаять һәм җәза” (режиссеры һәм  инсценировка авторы Илсур Казакбаев). Шулай итеп, “Һөнәр “ XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Минзәлә театры иң беренче коллектив буларак чыгыш ясады. Калган 11 коллектив Казан театрлары сәхнәсендә уйнаячак.

Мәскәү шәһәреннән килгән театр тәнкыйтьчеләре Глеб Ситковский, Владислава Куприна, Екатерина Рябова, журналист Айрат Бик –Булатов, яшь драматург Айдар Әхмәдиев,фестивальнең кураторы Нияз Игъламов спектакль турында фикерләрен, теләкләрен әйттеләр.