Муса Җәлилнең тууына 116 ел

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 15 февральдә 116 ел тулды. Үлемсезлеккә Муса Җәлил нәкъ менә Минзәләдән атлый. Биредә ул педагогия көллияте бинасына урнашкан хәрби политработниклар курсын тәмамлый. Муса Җәлил Минзәлә театры сәхнәсендә чыгышлар ясый, артистлар белән аралаша.Дәһшәтле 1941 елның декабрендә шагыйрь сугышка китә.