«Минзәлә театрының максаты – «мөгез чыгару» түгел, мәктәп театрларына булышу»

Быел Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең данлыклы директоры Роберт Шәймәрдановның юбилеен үткәрергә тиеш иде. Көне билгеләнгән, программасы килешенгән, кунаклар исемлеге төзелгән, хәтта юбилярның затлы костюмы да алынган булган. Әмма бу фани дөньяда Роберт агага озын гомерләр язмаган икән – йөрәге аны алып китеп барды. Ни кызганыч, юбилей кичәсе искә алу кичәсенә әверелде. Аның белән генә чикләнмәде – 5 районны һәм 1000 баланы берләштергән мәктәп театрлары фестивале булып балкыды. Минзәлә татар дәүләт театры Роберт Шәймәрданов исемендәге мәктәп театрлары фестивален гамәлгә куйды.

Рузилә Мөхәммәтова

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ilnur-gainiev-festivalnen-maksaty-mogez-cygaru-tugel-maktap-teatrlaryna-bulysu-5858990