Минзәлә театрының 2021 ел нәтиҗәләре

2021 елның 30, 31 гыйнварында театр тарихында беренче тапкыр  “Small Size Days” Бөтендөнья акциясе кысаларында бәби — театрларның I иҗади белем бирү форумы узды. Биредә Татарстаннан, Башкортостаннан, Бурятиядан, Мәскәү шәһәреннән, Германиядән – барлыгы 9 театр коллективы катнашты.

Апас районы җирлегендә узган республиканың XIII театрлар сабантуенда Минзәлә театрының яшь артисты Нәфис Гайфуллин татарча көрәштә  абсолют батыр калып иң югары бүләк – “Lada VESTA”автомобиле отты.

“Манзара” спорт – музыкаль премиясенең театр артистлары арасындагы ярышында артистыбыз Илназ Хисмәтуллин беренчелекне яулады.

Театрның 85 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында театр коллективы үзенең оештыручысы, беренче директоры һәм баш режиссеры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның туган авылы – Кама Тамагы районы Олы Кариле авылына аның бюстын бүләк итте.

Театрның 85 еллыгы уңаеннан планлаштырылган юбилей чаралары кысаларында 14 октябрьдә Минзәлә шәһәренең Изыскательләр бистәсе 3/3 йортка Татарстанның халык артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевләргә , Кадомцевых,89 йортка Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллинга мемориаль такталар куелды.

17, 18 ноябрьдә театрның 85 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде. Республика театрлары җитәкчеләре, танылган драматурглар, шагыйрьләр, театр ветераннары, Минзәлә муниципаль районы җитәкчелеге, җирле оешма җитәкчеләре театрны юбилее уңаеннан котлады. Озак еллар иҗат итүче Чулпан Бәдретдинова, Эльвира Хәйретдиноваларга “Татарстанның атказанган артисты”,  театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиевага “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде. Күп кенә артистлар, хезмәткәрләргә Министрлар Кабинеты, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан Дәүләт Советының Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары бирелде.

“Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль программасы кысаларында узып баручы елда өч әсәр – Илгиз Зәйниевнең “Ситса туй” моңсу комедиясе (режиссеры Илгиз Зәйниев, Казан), Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясе (режиссеры Илсур Казакбаев, Уфа), Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза” (режиссеры Илсур Казакбаев, Уфа)әсәрләре сәхнәләштерелде. Сезон дәвамында барлыгы 11  әсәр чыкты. Театрның яңартылган үзенчәлекле сайты эшли башлады.

 

                                                                                 Нурсибә Адиева,

                                                                          театрның әдәби бүлеге мөдире