Минзәлә театрында Яңа ел әкиятенең репетицияләре башланды

Быел Минзәлә театры нәни тамашачыларына Яңа елга «Белоснежка  һәм җиде гном» әкиятен әзерли. Репетицияләр 22 ноябрьдә башланды. Яңа ел  спектакленең премьерасы 20 һәм 21 декабрьгә планлаштырылган.

Гомүмән, нәкь менә Яңа ел тамашаларының аерым үзенчәлеге бар. Традиция буенча, сәхнәдә балалар өчен әкият һәм фойеда аерым тамаша булачак. Көнгә 4 сеанс расписаниесе төзелгән инде. Гадәттә, Яңа ел спектакленә төрле яшьтәге балалар йөри. Һәр Яңа ел безнең өчен зур бәйрәм.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире