1830 елда А.С. Пушкин дүрт пьесадан торган цикл яза, ул аны»Кечкенә трагедияләр»дип атый. Шагыйрь Болдинода сөргенлектә, тирә-юньдә холера котыра – нигә әле нәкъ менә 2022 елда бу текстларга әйләнеп кайтмаска?
Сәнгать әсәрләре рәссамның җанын дулкынландырган сораулардан туа. Гадәти дөнья кинәт үзгәрә башлагач, ирексездән, минем иҗатым кемгә дә булса кирәк микән, дип уйлана башлыйсың. Кечкенә генә вирус аркасында миллионлаган тормышның асты өскә килгән вакытта нәрсә ул театр, музыка, поэзия дигән сорау туа. Ахырзаман инде килеп җитте, әмма син исән, син яшисең, һәм бу «Чир вакытындагы хәтәр мәҗлес”.
Менә “Моцарт һәм Сальери”да талант белән тырышлык бәрелеште. Ә «Комсыз рыцарь»да кем куркынычрак –комсызмы яки акча туздыручымы? Тормышта үзеңне кырыс кысаларда тотаргамы, яки Дон Жуан кебек үк үзең янып, башкаларны да яндырып яшәргәме? Җавап табу өчен башта сораулар куярга кирәк. Ахырзаман галәмәтләре синең эчке халәтеңне дә биләп алган. Күңелеңдә бәргәләнү, ярсу көрәш бара, ләкин бу эчке көрәшнең мәгънәсе бармы? Спектакль без яшәгән заманны, һәр кеше һәм һәр рәссам үзенә сораулар бирә торган чорны тасвирлый.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бу елда республикада беренчеләрдән булып “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте”- “Кече шәһәрләр театрлары” федераль программасы кысаларында А.С.Пушкинның “Кечкенә трагедияләр” әсәре буенча куелган “Хәтәр мәҗлес” драмасының премьерасын тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.
Әсәрне сәхнәгә Мәскәүдән чакырылган режиссер- Тимур Шәрәфетдинов куйды. Шулай ук:
Рәссам – Юлия Ветрова
Композитор – Дмитрий Ефимов
Пластика буенча режиссер – Анна Демидова
Ут кую буенча рәссам – Максим Бирюков
Видеорәссам – Андрей Горлачев мәскәүлеләр. Әлеге иҗади төркем бер –берсен ярты сүздән аңлап тыгыз ритмда эшләде.
Текстны татарчага Казандә яшәүче талантлы, үзенчәлекле шагыйрь Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә итте.
Премьерага ТР Дәүләт Советы депутаты Л.Н.Рыбакова килде. Ул Минзәлә театрының кыю экспериментлардан курыкмавын, артистларның югары профессиональ дәрәҗәдәге уеннарын ассызыклады. Мәһабәт декорацияләр булу өстенә әсәрдә артистлар труппасы тулысынча катнашты, аларның күбесен җирле тамашачы өчен режиссер гел яңа яктан ачты. “Режиссер белән артистларның бер дулкында эшләү җимеше булган “Хәтәр мәҗлес”не мин бераздан тагын бер кат карар идем. Чөнки минем спектакль турында уйланасым, кайбер өзекләрне кабат күз алдыннан үткәрәсем килә”,-диде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире