Минзәлә театрында премьера!

24 майда Минзәлә театрында премьера! Якташыбыз Равил Сабыр әсәре буенча режиссер Булат Бәдриев сәхнәгә куйган “Син генә җитмәгән идең” комедиясе. Бүгенге тормышның баш әйләндергеч буталчык та, кызыклы да көнкүреш вакыйгалары турындагы дәртле комедия тамашачы күңеленә хуш килсен иде.  2015 елда Минзәлә театрында драматургның “Кирәкле кишер яфрагы” комедиясе куелган иде.

Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире