Минзәлә театры татар телендә беренче тапкыр «Җинаять һәм җәза»спектаклен тәкъдим итте

Минзәлә театрында  Ф.М.Достоевский әсәре буенча Илсур Казакбаев инсценировкасындагы “Җинаят һәм җәза” әсәренең премьерасы узды. Премьерада режиссер Илсур Казакбаев, әсәрне татарчага тәрҗемә итүче Гүзәл Әхмәтгәрәева, Әлмәт татар дәүләт драма театрыннан, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма  театрыннан, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма  театрыннан, А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы театрыннан зур кунаклар булды. Тамашачы спектакльне җылы кабул итте.