Минзәлә театры Төркиягә юл ала

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры XV “Этос” Анкара Халыкара театр фестивале кысаларында 14 октябрьдә Төркия Республикасының Анкара шәһәрендә Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясе белән катнаша. Фестивальнең баш темасы үткәннән киләчәккә, дип билгеләнгән. Ул Анкара муниципалитеты, Чанкайя муниципалитеты һәм төрле иҗтимагый берләшмәләр ярдәме белән оештырылган. Фестивальдә Төркия Республикасының Истанбул, Анкара, Искешәһәр, Чанаккале шәһәрләреннән, Ираннан, Гыйрактан, Әзербайҗаннан театр коллективлары катнаша.

16 октябрьдә театр коллективы Истанбул шәһәрендә төрки халыкларның музей комплексындагы“Топкапы” мәдәни паркында концерт программасы белән чыгыш ясый.