Минзәлә театры Төркиядә

14 октябрьдә  Минзәлә татар дәүләт драма театры XV “Этос” Анкара Халыкара театр фестивале кысаларында  Төркия Республикасының Анкара шәһәрендә Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясен күрсәтте.

16 октябрьдә театр коллективы Истанбул шәһәрендә төрки халыкларның музей комплексындагы“Топкапы” мәдәни паркында концерт программасы белән чыгыш ясый.