Минзәлә театры Төркиядән кайтты

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры XV “Этос” Анкара Халыкара театр фестивале кысаларында Төркия Республикасының Анкара шәһәрендә Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясе белән катнашты. Баш темасы үткәннән киләчәккә, дип билгеләнгән фестивальнең оештыручылары Анкара, Чанкайя муниципалитетлары,төрле иҗтимагый берләшмәләр һәм ул 2023 елның 12 -22 октябрьләрендә узды. Бирегә Төркия Республикасының Истанбул, Анкара, Искешәһәр, Чанаккале шәһәрләреннән, Ираннан, Гыйрактан, Әзербайҗаннан, Татарстаннан Минзәлә театры – барлыгы 20 коллектив килгән иде. Без Чанкайя муниципалитетының Йылмаз Гүнәй сәхнәсендә чыгыш ясадык. Әлбәттә, бу сәхнәгә менгәнче бер ел дәвамында диярлек килешүләр, оештыру эшләре барды. Төркиядәге җир тетрәүләре сәбәпле фестиваль бераз кичектерелде. “Этос”фестивале комитеты рәисе Хакан Серхан Сарыкая белән театр директоры Илнур Зөфәр улы Гайниев дистәләгән мәсьәләләр буенча сөйләшеп, бертуктаусыз элемтәдә булдылар. Бу зур сәфәрне оештыруда төп ярдәмне  Татарстан Республикасының мәдәният министры И.Х.Әюпова күрсәтте. Ниһаять, Төркия! Казаннан Истанбулга төшкән самолеттан Анкарага махсус автобус алып китте. Төп магистральдә зур төзекләндерү эшләре бара икән, урау юллар белән төнге берләрдә шәһәргә килеп җиттек тә, бераз аптырап калдык. Шәһәр гөрли, урам тулы, без кичке ашны ашыйсы кафе, якындагы кафелар шыгрым тулы! Юлда арулар шундук онытылды, Анкара безне үз ритмына алып кереп киткәнен сизми дә калдык. Спектакльгә тамашачы булырмы, ничек уйнарбыз, субтитрлар белән ничек эшләрбез, дигән борчулар берәм – берәм хәл ителә барды. Унөч ел биредә яшәүче Яр Чаллы кызы Гөлшат Җиһаншина Анкарада яшәүче татарлар оешмасын, барлык якташларны җыйган, без аңа зур рәхмәтләребезне әйттек. Зал тул…( махсус күп нокталар куйдым)… ганчы фойега гармунчы егетебез чыгып басты. Талгын җырлар дәртле бию көйләренә күчте һәм биюче күңеле түзәме соң, директорыбыз И.З.Гайниев тумышы белән Башкортостаннан булган биюче ханым белән кара – каршы биеп тә алдылар. Тамаша залы тулды, спектакль бер тында барды. Көлеп тә алдылар, елап та алдылар – спектакль бетүгә үк фикер алышулар башланды. Бу театр тәнкыйтьчеләре сөйләве түгел, коллегалар, милләттәшләр белән бер очрашып җылы гына сөйләшеп утыру булды. Татарстанда шәхси театрлар бармы? Татарстанга гына хас театр формалары бармы? Тәрҗемәсез аңлашылган шактый сүзләребез уртак икән! Безнең Анатолиядә нәкъ шушындый әби белән бабайлар (Татарстанның халык артистлары Хафиз Хамматуллин, Рәзилә Муллина) яши, безгә алар таныш һәм шуңа күрә үз итеп карап утырдык, диделәр. Бүләкләр алышу церемониясе булды. Икенче көнне шушы ук залга Анкарада башланган яңа иҗтимагый театр хәрәкәте коллективының спектаклен карарга килгәч, зурлап, безне бүген Татарстан театры карады, дип, кабат сәламләделәр. Өч кич Анкарада кунып, Ататюрк мавзолеенда булып Истанбулга кузгалдык.

Биредә Минзәлә театры коллективы төрки халыкларның музей комплексындагы “Топкапы” мәдәни паркында театральләштерелгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Истанбул мэриясенең мәдәният департаменты директоры Абдулметин Кескин шәхсән үзе каршы алды. Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе Ришат Шәмсетдинов зур ярдәм күрсәтте. Истанбул мэриясе вәкиле Мехмет Аккая минзәләлеләрне сәламләде. Бу елның июль аенда мәдәният министры И.Х.Әюпова шушы музей комплексын карап, алга таба мәдәни элемтәләрне ныгытырга киңәш иткән иде. Минзәлә театры, беренчеләрдә булып, биредә зур профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясады. Тумышы белән Казан, Түбән Кама, Әтнә, Сарманнан булган якташларыбыздан, Кырым татарларыннан бик озак аерыла алмадык. Кабат сорап җырлаттылар, күмәк биюләр оештырылды, кайнар тәэсирләр шактый озакка җитте. Истанбулның мәшһүр Солтан Әхмәт, Айя Сафия мәчетләрен, борынгы Константинопольдән сакланып калган җирасты сусаклагычы — Базилик цистернасын карадык. Төркиядә булган алты көнлек җылы сәфәрдән үзебезгә исән –сау әйләнеп кайттык! Минзәлә театры биредә 2009 елда Конья шәһәрендә узган фестивальдә катнашкан иде. Бу хушлашуыбыз алай 14 елга сузылмасын, ярыймы, кояшлы Төркия?!