Минзәлә театры “Пушкинская карта” буенча эшли

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Пушкинская карта” буенча беренче спектаклен Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентларына күрсәтте.

И.Закиров инсценировкасы буенча автор сәхнәләштергән “Онытмаска иде үткәнне…” әдәби – драматик хатирәсе студентларны да, укытучыларны да битараф калдырмады, дип әйтү генә бик аз, ул һәркемне тетрәндерде, уйландырды.

Театрның модерация үткән спектакльләре: Ф.Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме…”трагикомедиясе, Аманулланың “Ташлап китмә…” мелодрамасы, Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза” әсәре, И.Закиров инсценировкасы буенча автор сәхнәләштергән “Онытмаска иде үткәнне…” әдәби – драматик хатирәсе ,И.Зәйниевның “Ситса туй” моңсу комедиясе.

Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире