Минзәлә театры Казанга «Кыз урлау» һәм «Өлүф…» спектакльләрен алып килә

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры Казан гастрольләре өчен «Кыз урлау» һәм «Өлүф…» спектакльләрен алып килә. Гастрольләр 20 февральдә Камал театры бинасында Мостай Кәримнең «Кыз урлау» музыкаль комедиясе белән башлана.

«Спектакльнең премьерасы 2019 елда чыкты. Без аны ниндидер сәбәпләр аркасында моңарчы Казан тамашачына күрсәтә алмыйча килдек. Быел шушы бөтен труппа уйный торган масштаблы спектакльне алып киләбез», диде театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.

«21 февраль көнне Кариев театрында көндез һәм кич Заһир Бигиевның «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» спектаклен уйныйбыз. Әлеге детектив әсәрне шушы Кариев театрының баш режиссеры, театрыбызның дусты Ренат Әюпов куйды», диде ул.

Нурсибә Адиева Ренат Әюповның Минзәлә театрында сигез спектакль куюын искәртте. «Алар барысы да тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде», диде ул.

«Элек Казанга биш елга бер мәртәбә отчет белән килә идек. Ул бер айга сузыла торган иде. Бөтен Казан кайный иде. Бөтен газета-журналлар безнең артистлар белән тула иде. Шундый заманнар бар иде. Хәзер биш ел көтеп тормыйбыз, бер-ике спектакль белән булса да ел саен диярлек күренеп китәбез.», дип элеккеге гастрольләрне искә алды Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина.

Ул Минзәлә тамашачысы белән Казан тамашачысының бик охшашлыгын әйтте һәм моның сәбәбен дә аңлатты. «Без Татарстан буенча гастрольдә йөреп тамашачыны тәрбиялибез. Аннары шул балалар Казанга килеп театрга йөри башлый», – диде актриса.

22 февраль көнне гастрольләр Осиново бистәсендә дәвам итә. Гастрольләр 23 февральдә Әтнә театр бинасына тәмамланачак.

Рузилә Мөхәммәтова

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minzala-teatry-kazanga-kyz-urlau-ham-oluf-spektakllaren-alyp-kila-5866834

Фотолар һәм текст https://www.tatar-inform.ru/