Минзәлә театры Казанда

Кичә, 20 февральдә, Г. Камал театры бинасында, тулы залларда Минзәлә театры М. Кәримнең «Кыз урлау» музыкаль комедиясе белән дүрт көнлек Казан гастрольләрен башлап җибәрде. Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тәбрикләү сүзендә:»Минзәлә театрының труппасында бүгенге көндә яшь көчләр күп, җитәкчеләре яшь,сезгә бары уңышлар телим», диде. Тамашачы артистларыбызны алкышларга күмде.