Минзәлә театры көне

29 сентябрь көнне М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры көне узачак.  «Чикләрсез сәхнә» республика театр марафоны кысаларында театр башкалага үзенең иң яхшы проектларын алып бара.

Алдан теркәлү буенча керү ирекле.

Көн программасы:

10.45 — 11.00 – рәссам Павел Петрушовның арт–объектлар/бэби-инсталляцияләр күргәзмәсен тәкъдим итү (спикеры Нурсибә Адиева)

forms.yandex.ru/u/6a9ebea5

11.0011.50 — «Карда каен җиләге» әкиятен күрсәтү, япон халык әкияте буенча (режиссеры Камил Гатауллин)

forms.yandex.ru/u/6a9fad40

12.00 — 12.45 – баш хормейстер Гүзәл Кәримовадан вокал буенча мастер-класс

forms.yandex.ru/u/6a9fad93

13.0014.00 – Татарстан Республикасының халык артисты Рәзилә Муллинадан сәхнә сөйләме буенча мастер-класс 

forms.yandex.ru/u/6a9fadc9

15.0015.30 — «Сак-Сок» Й.Миңнуллина инс.  бәетен күрсәтү (режиссер Илнур Гарифуллин). Спектакль татар телендә, русчага синхрон тәрҗемә белән бара.

forms.yandex.ru/u/6a9fadfe

15.45 — 16.15 — актерлык осталыгы, сәхнә сугышы, кылыч белән эшләү буенча режиссер Илнур Гарифуллиннан мастер-класс

forms.yandex.ru/u/6a9fae4c

16.3017.00 — театр директоры Фаяз Хизбуллин, режиссерлар һәм театр артистлары белән очрашу

forms.yandex.ru/u/6a9fae7e