Минзәлә театры I дәрәҗә Дипломына лаек

8 май көнне Минзәлә район мәдәният йортында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Җиңү Салюты» смотр-конкурсы концерты узды.  С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры хоры смотр – конкурсның I дәрәҗә Дипломына лаек булды. Хормейстер Гүзәл Кәримова. Шулай ук концертта М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырен Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина укыды.