Минзәлә театры гастрольләре

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры  Илгиз Зәйниевның “Ситса туй” моңсу комедиясе белән янәдән Казанга юл тотты. Исеме телдән төшмәгән спектакль 13 майда Юдино бистәсендә, 14 майда Яшел Үзән шәһәренең М.Горький исемендәге  мәдәният үзәгендә, 15 майда Дәрвишләр бистәсендә, 16 майда Питрәч районы мәдәният йортында күрсәтелә.