Минзәлә театры фестивальдән кайтты

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Ярославль шәһәрендә узган “РОЗОВФЕСТ” Бөтенроссия театраль фестиваленнән кайтты. Фестивальне драматург Виктор Розов исемен йөрткән Ярославль дәүләт яшь тамашачы театры уздыра. Быел аның беренче юбилее – бишенче тапкыр үтүе. Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәүдән Маяковский исемендәге Академия театры, Чиләбедән Н.Орлов исемендәге Академия театры, Мәскәүдән яңа драма театры, Барнаулдан В.М.Шукшин исемендәге Алтай өлкә драма театры,  Няган яшь тамашачы театры, Чиләбедән “Яшьләр театры” дәүләт драма театры, Краснодардан М.Горький исемендәге Академия театры, Ивановодан драма театры, Карелиянең Петрозаводск драма театры, Ярославль яшь тамашачы театры үзе, безнең театр – барлыгы унбер коллектив катнашты.  Һәм фестиваль тарихында беренче тапкыр әлеге сәхнәдә Минзәлә театры Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза” спектаклен татар телендә уйнады. Рөхсәт ителгән санда билетлар барысы да сатылып беткән, театрның зур залында утырган 400 тамашачы спектакльне рус теленә синхрон тәрҗемә белән карады.

Спектакльдән соң фикер алышуларда театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор (Санкт- Петербург) сүзен татарча : “Исәнмесез”,- дип башлады. “Шушындый зур әсәргә алынып алдан ук үз алдыгызга зур таләпләр куйгансыз. Бу тирән хөрмәткә лаек адым. Артистлар ихлас, мавыктыргыч уйный. Сез зур романны үзегезчә җыеп тамашачыга кешелеклелек турында сөйлисез, монологлар көчле. Экспрессионистик һәм психологик театр алымнарының катнашмасы заманча яңгырый, чөнки биредә ул тар сюжетларны берләштерергә юнәлдерелгән. Рөстәм Зиннуровның ( Раскольников) уены соклангыч- ул тулысынча образда. Ринат Бәдретдиновның берничә роль башкаруы (Ата, Супермен, Мармеладов) уңай фикер калдырды. Диләрә Кәримуллинага (Софья Мармеладова) башка артистларга караганда  катлаулырак – тексты аз, пластик хәрәкәтләр белән аңлату таләп ителә һәм бу аның зур уңышы.”

Ксения Аитова (Самара) “Романның сәхнә әсәре итеп җыелу алымы миңа кызыклы тоелды. Чөнки биредә милли караш сизелә , милли театрга хас уен манерасы  үзенә күрә бер бизәк өсти. Ирония алып кергән Супермен, карчыкны уйнаган бала – алар берсе дә очраклы түгел. Раскольников-  психологик яктан да, физик яктан да спектакльнең үзәге, артист Рөстәм Зиннуровка аерым рәхмәт. Кыз һәм Малайны уйнаган балалар (Фәһим Загриев, Язгөл Галиева) режиссерның таләпләрен төгәл үтиләр”.

Шактый куркытып торган ерак юллардан Минзәлә театры коллективы исән –сау әйләнеп кайтты. Мондый аралашулар, театрны башка төбәкләрдә күрсәтү артистлар, хезмәткәрләр өчен өстәмә стимул, эшкә дәрт өсти. Кунакчыл Ярославль шәһәренә тагын бер кат рәхмәт!

                                                                             Нурсибә Адиева,

                                                             театрның әдәби бүлеге мөдире