Минзәләдә җәлилчеләрне искә алу

 

Муса Җәлил Минзәлә шәһәрендә 1941 елның кышында  бары тик 54 көн генә яши. Биредә ул педагогия көллияте бинасында оештырылган хәрби политруклар курсын тәмамлап сугышка китә. Тыныч тормыштагы соңгы көннәрендә ул районның  “Ленин байрагы”газетасында шигырьләрен бастыра.  Минзәлә театры сәхнәсендә чыгышлар ясый, патриот- шагыйрь кулы тигән актриса Хәдичә Сәлимованың мандолинасы театр музеенда кадерле ядкәръ булып саклана. Шулай итеп, мәңгеләккә дан юлына Муса Җәлил Минзәләдән атлый.

“Минзәләдә яшәгән кыска гына вакыт эчендә Сез миңа тирән кайгыртучанлык, игътибар күрсәттегез. Мин үземдә иҗади көч артуын һәм ил сагына басарга әзер икәнемне тойдым. Минзәлә,аның кешеләре,минем күңелемдә тирән хөрмәт хисе калдырды. Сез мине сугыш кырына зурлап озаттыгыз. Сезнең игътибарыгызны яу кырында батыр сугышчы буларак яхшы әсәрләр язып аклармын”  ( 12 гыйнвар,1942 ел.Мәскәү, Фронтка киттем. Муса Җәлил),- дип язган хатын шәһәр халкы җыелып укый.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры инициативасы белән шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге паркында, шагыйрьнең бюсты каршында, 25 август– җәлилчеләр җәзаланган көндә, геройларны искә алу кичәсе уздыру традициягә әйәнеп китте. Тантаналы митингта район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев чыгыш ясап шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Кичәнең икенче бүлегендә театр коллективы И.Закировның татар шагыйрьләре иҗатына нигезләнеп язылган “Онытмаска иде үткәнне” тәрбияви патриотик спектаклен күрсәтте.

Нурсибә Адиева,театрның әдәби бүлеге мөдире