Минзәләдә кинофильм төшә

Танылган Камал театры артисты Әзһәр Шакиров турында режиссер Алмаз Нургалиев «Җылак»дип исемләнгән кинофильм төшерә. Бүген,1 июльдә әлеге фильмның өч күренеше Минзәләдә: Минзәлә театры сәхнәсендә,Кадрәк юлында,Җәмәк авылы клубында төшерелә. Рольләрдә Минзәлә театры артистлары Раушания Галиуллина,Илсинә Миннемуллина,Ринат Бәдретдинов,Динара Акматова,Рания Җиһаншина,Илдар Халиков. Күмәк күренешләрдә СОШ1 укучылары,район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты

Празат Исәнбат ролендә Ринат Бәдретдинов

Нурсибә Адиева,

                                                                         театрның әдәби бүлеге мөдире