Минзәләдә Бөтенроссия фестивале уза

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 30 майдан 1 июньгә кадәр II Бөтенроссия бэби – театрлар фестивале уздыра. Казан, Уфа, Яр Чаллы, Йошкар Ола, Ульяновск, Владимир, Ярославль өлкәсенең Рыбинск  шәһәрләреннән – барлыгы сигез коллектив өч көн дәвамында фестиваль кысаларында сигез бэби – спектакль күрсәтәчәк. Шулай ук фестиваль программасына мастер – класс, лекцияләр, түгәрәк өстәл артында фикер алышулар кергән.