“Өмет” тә өметләр зур

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры каршындагы “Өмет”дип исемләнгән балалар театр студиясе ныклап торып сентябрь аеннан эшли . Студиянең җитәкчесе – режиссер Дамир Мөдәрис улы Сәмерханов һәм пластика буенча педагог – артист Нурлан Шәехов Яңа елга ата-аналар һәм тамашачылар хозурына “Чын Кыш бабай” дигән әкият чыгарырга өлгерде. Төрле мәктәпләрдән, төрле класслардан булуга карамастан, балалар коллективы, шушы кыска вакыт эчендә, бер йодрык булып оешкан. Педагогларның хезмәте күз алдында – балалар бер – берсен күрә, ишетә, һәр баланың вокал, пластика буенча мөмкинлекләре ачылган. Бай тарихлы Минзәлә театры рухы, әйтерсең лә яшь артистларга көч өстәп тора! Әти – әниләрнең, әби – бабаларның күзләрендә горурлык та, сөенеч тә ташып тора! Спектакльдән соң театр директоры Илнур Гайниев “Өмет”леләрне котлады, аларга яңа уңышлар теләде. Афәрин,безнең нәни өметләребез! Бәлкем нәкъ менә сезнең арадан алга таба бөек артистлар үсеп чыгар.

                                                                                                Нурсибә Адиева,

                                                                           театрның әдәби бүлеге мөдире