«Өмет» балалар театр студиясе

28 майда «Өмет» балалар театр студиясе Е.Шварц хикәясе буенча студия җитәкчесе, режиссер-педагог Д.М.Самерханов инсценировкасында «Югалган вакыт турында әкият» дигән спектакльне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры сәхнәсендә күрсәтте. Спектакльне чын сәхнәдә уку елы ахырында уйнау студия укучылары өчен чын имтихан булып тора. Спектакльдә балалар актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика һәм ритмика буенча уңышларын күрсәттеләр. Чакырылган тамашачылар студиялеләргә зур эмоциональ ярдәм булды. Әниләре, әтиләре һәм яшь артистларыбызның якыннары белән бергә спектакльне С.Өметбаев исемендәге театр артистлары да зур рәхәтлек белән карап студия эшенә югары бәя бирделәр. Тамашадан соң студия укучыларына “Өмет” театр студиясе логотибы төшерелгән кружкалар бүләк ителде. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры каршындагы студия үз эшен 2022 елның маенда башлап җибәргән иде. Биредә балаларның иҗади үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.