«Өмет» балалар театр студиясе

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт  драма театры каршында «Өмет» балалар театр студиясе эшли. Менә безнең кечкенә артистлар өчен дә имтихан вакыты җитте. Алар үзләренең җитәкчесе Д.М. Самерханов белән тамашачыларны 2023 елның 25 декабрендә 18 сәгатьтә театрның Кече залында узачак «Морозко» спектаклен тапшыруга дулкынланып көтәләр.