Матбугат конференциясе

Бүген, 14 июньдә, “Татар –информ”мәгълүмат агентлыгында Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабантуен уздыру уңаеннан матбугат конфкренциясе үткәрелде. Анда С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев, Минзәлә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин катнашты.