Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы «МалышОК» IV Халыкара курчак театрларының бәби—спектакльләр фестивалендә катнаша. Фестиваль Владимир шәһәрендә 2025 елның 3-9 апрелендә уза. 4 апрельдә фестиваль кысаларында Минзәлә театры А.Садриевның «Татар нәкыше. Җанланган бизәкләр» бэби-спектаклен күрсәтә. Фестиваль программасында «Татар нәкыше. Җанланган бизәкләр» спектаклен ике тапкыр күрсәтү каралган. Владимир өлкә курчак театрының сәхнә мәйданчыкларындагы конкурс программасында — берсе фестиваль жюрилары, катнашучылар һәм кунаклар өчен, икенчесе тамашачылар аудиториясе өчен.