Мәскәү алкышлады

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры агымдагы сезонның иң уңышлы спектакльләренннән берсе – Илгиз Зәйниевнең “Ситса туй” моңсу комедиясен Мәскәүдә, Москонцерт Холлда күрсәтте. Спектакль алдыннан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин белән Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев зал тутырып килгән тамашачыны сәламләделәр. Соңгы тапкыр Мәскәүдә 2019 елда, шушы ук бинада М.Кәримнең “Кыз урлау” һәм Х.Җәвиднең “Иблис” әсәрләрен күрсәткән идек. “Әйтерсең бүген үзебезне бик яраткан Минзәлә тамашачысына уйнадык, залдан уңай энергетика, җылы дулкын агылып торды”,- диде артист Рөстәм Зиннуров. Чынлап та, һәр шаян сүзгә рәхәтләнеп көлеп, артистларның тере тавышка җырлавына кул чабып, күңел ачып утырдылар мәскәүлеләр. Спектакльдән соң рәхмәтләрен әйтеп, артистларны овацияләргә күмделәр.

Икенче көнне исә мөселманнар өчен бик газиз җирдә —  1904 елдан бирле эшләп килгән, 2011 елда реконструкциягә ябылып 2015 елның 23 сентябрендә янәдән ачылган, Мәскәүдә генә түгел , бөтен Европада иң биек һәм зур мәчетләрнең берсе —  Мәскәү җәмигъ мәчетендә ( Московская соборная мечеть) булдык. Биредә безнең коллективны Россия мөфтиләр советы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов кабул итте, РФ Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Мөбинова, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Феликс Җамалиев шулай ук очрашуда катнаштылар. Чәй өстәле артында җылы әңгәмә корганнан соң театр директоры Илнур Гайниев Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин исеменә язылган Рәхмәт хатын, Минзәлә чәк-чәген һәм истәлекле бүләкләрне Рушан Аббясовка тапшырды. Ул исә җавап итеп безнең спектакльне гаиләсе белән караганын, бик ошатып калуларын әйтте. Соңрак коллектив белән мәчет буйлап экскурсиядә булдык. Мондагы затлылыкка, мәһабәтлелеккә таң калып йөрдек, күңелдә җылы, рәхәт хисләр калды.

                                                                                              Нурсибә Адиева,

                                                                          театрның әдәби бүлеге мөдире